Эш тәҗрибәсе алу тәртибе турында мәгълүмат

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы федераль законның 60 статьясындагы 2 өлеше нигезендә дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составын формалаштыруның өстенлекле юнәлешләре булып дәүләт граждан хезмәте өчен кадрлар әзерләү, кадрлар резервын формалаштыру һәм аны нәтиҗәле файдалану, шулай ук дәүләт граждан хезмәтенә кергәндә һәм аны узганда заманча кадр технологияләрен куллану тора.

Дәүләт органнарында кадрлар составын формалаштыруның әлеге өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга яшьләрне дәүләт граждан хезмәтенә җәлеп итү буенча чаралар күрелә.

Дәүләт граждан хезмәтендә уку йортлары студентларына эш тәҗрибәсе алуны оештыру перспективалы яшь кадрларны хезмәткә җәлеп итү максатларында үткәрелә.

Югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентларның уку-укыту (таныштыру) һәм җитештерү (шул исәптән диплом алды тәҗрибәсе) практикасы югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе белән төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә структур бүлекчәләр эшчәнлеге юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла.

Эш тәҗрибәсе алу студентларның алдан килештерелгән исемлекләре буенча гамәлгә ашырыла.

Эш тәҗрибәсе алу студентның белем бирү программасының әзерлек (белгечлек) юнәлешен исәпкә алып оештырыла.

Студентның эш тәҗрибәсе алуына җитәкчелек итүне җитәкчелек тарафыннан билгеләнә торган практика җитәкчесе башкара.

Эш тәҗрибәсе алуны узу вакытлары, студентларның теоретик әзерлеге дәрәҗәсенә туры китереп, белем бирү учреждениесе тарафыннан билгеләнә.

Эш тәҗрибәсе алучы студентларның эш көне дәвамлылыгы Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турындагы законнары, Россия Федерациясенең хезмәт законнары һәм хезмәт тәртибе нигезендә билгеләнә.

Эш тәҗрибәсе алу чоры дәвамында студентларга хезмәтне саклау һәм хезмәт тәртибе кагыйдәләре турында аңлатыла.

Укучылардан кире элемтә алу, шулай ук практиканы узу процессын камилләштерү максатыннан студентларга, сылтама аша узып, анкета тутырырга тәкъдим ителә gossluzhba.tatarstan.ru/praktika.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International