19-20 май көннәрендә Мичән һәм Сатыш авыл җирлекләрендә физик затларның тракторлары һәм аларның тагылмаларына техник яктан тикшерү үткәрелде.
Техник тикшерүгә барлыгы 32 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Техник яктан тикшерү уздыру барышында яктырту приборларына, тормоз системасын контрольдә тоту чараларына, руль идарәсенә, техниканың техник торышына, төягечтә эшләү рөхсәт ителгән тиешле категориядәге таныклыкларга һәм ОСАГО аерым игътибар бирелде. Бер үк вакытта катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмәләр дә үткәрелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.