2026 елның 22-28 апрелендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Архангел Бистәсе, Тубылгытау, Ленин, Өтәшкә һәм Зирекле авыл җирлекләрендә шәхси тракторларга техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында имин эксплуатациягә йогынты ясый торган төп параметрлар тикшерелә. Республика буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм тракторлар, тагылмалар һәм үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелә. Шулай ук балаларның җәйге каникулларына игътибарны юнәлттеләр, бу – нәкъ менә багги һәм квадроциклларны эксплуатацияләгәндә травматизм һәм бәхетсезлек очраклары арткан чор.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.