Техник караулар Бәрәскә карьерында руда булмаган материаллар чыгару һәм вак таш һәм известьташ он җитештерү белән шөгыльләнүче «Камень» ҖЧҖ һәм әче туфракны известьлаучы «Атняагрохим» ҖЧҖ узды. Эшкә җәлеп ителгән үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәү документлары, механизаторларның таныклыклары булуы һәм әлеге машиналарда эшләү өчен квалификацияләрнең туры килүе тикшерелде.
Шулай ук Иске Җогып һәм Иске Өҗем авылларындагы шәхси затларның тракторларын һәм тагылмаларын техник яктан тикшерделәр. Ике җирлектә техник карау өчен барлыгы 16 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник караулардан соң куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, законнар һәм норматив актлар таләпләрен бозган очракта җаваплылык чаралары турында аңлатылды.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.