2026 елның 29 апрелендә «Лаеш техник-икътисадый техникумы» ДАҺБУ базасында юлдан тыш мототранспорт чаралары темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Әлеге чара куркынычсызлык техникасын һәм әлеге техниканы имин эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән. Укучылар соңгы елларда Татарстан Республикасында әлеге техника катнашындагы һәлакәтләр статистикасы белән таныштылар.
Әңгәмә барышында укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җаваплылык каралганлыгы аңлатылды. Шулай ук инспектор кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирде.
Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.