2026 елның 28 апрелендә, график буенча, Камай һәм Монашево авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник яктан тикшерелде. Чарада муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре муниципалитетларныкы булган тракторлар белән катнашты. Һәр торак пунктта, техниканы тикшергәннән соң, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.