Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2026 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны һәм юридик затларны шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, шулай ук лизинг бирүче тарафыннан алынган лизинг техникасын исәптән төшерү мәсьәләләре каралды.
Кабул итү тәмамлангач, «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенә эш сәфәре оештырылды. Визит көллият директоры И.А.Нигъмәтҗанов катнашында узды.
Визит кысаларында уку корпуслары һәм махсуслаштырылган остаханәләр буйлап экскурсия үткәрелде, белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре өйрәнелде, студентларны укытуның матди‑техник базасы һәм шартлары каралды, шулай ук көллиятне үстерүнең агымдагы бурычлары һәм перспективалары турында фикер алышынды.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.