Агымдагы елның 28 апрелендә, квадроцикллар һәм багги белән идарә иткәндә балаларның имгәнүен булдырмау максатыннан, Бертуган Максудиларның 5 нче Биектау урта мәктәбендә «Юлдан тыш мототранспорт чаралары» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Әңгәмә барышында теркәү һәм укыту мәсьәләләре, шулай ук квадроцикллар кулланганда хокук бозулар өчен җәза чаралары каралды. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләргә аерым игътибар бирелде. Шулай ук Татарстан Республикасында алар катнашындагы фаҗигале хәлләр дә китерелде. Дәрес барышында туган сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.