Зеленодольск районында техник караулар узды

2026 елның 24 апреле, җомга

Агымдагы елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский поселогында «Каздорстрой» ААҖ базасында расланган график буенча чираттагы техник карау узды.

Әлеге предприятиедә үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән 44 берәмлек юл техникасы теркәлгән. Шулардан 37 үзйөрешле машина карау өчен тәкъдим ителгән иде. Ике машинада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, нәтиҗәдә тиешле техник карау актлары төзелде. Калган 35 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Хәзерге вакытта график буенча техник карау шәһәр һәм район предприятиеләрендә дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International