Агымдагы елның 23 апрелендә «ТАТАВТОДОР» АҖ Арча филиалында (Теләче участогы) тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узды. Тикшерүгә 11 берәмлек техника тапшырылды.
Чара барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү чараларының һәм беренче ярдәм аптечкаларының комплектланганлыгы, шулай ук теркәү документларының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.
Шулай ук катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.