Азнакай политехник техникумында куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм багги белән идарә иткәндә балаларның имгәнү очраклары ешайды. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, 2026 елның 23 апрелендә «Азнакай политехник техникумы» ДАҺБУ Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров мототранспорт чаралары темасына куркынычсызлык дәресе үткәрде.

Әңгәмә барышында теркәү һәм укыту мәсьәләләре, шулай ук квадроцикллар кулланганда хокук бозулар өчен җәза чаралары каралды. Куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләргә аерым игътибар бирелде.

ТРда соңгы елларда квадроцикллар катнашында булган хәлләр статистикасы китерелде һәм балалар тарафыннан юлда булган төп хокук бозулар ачыкланды. Моннан тыш, белгеч студентларны кызыксындырган әлеге тематика буенча сорауларга җентекле җаваплар да бирде.

 

Шамил Гаскәров – Татарстан Республикасының Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International