Арча районының Шушмабаш урта мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 22 апрелендә Шушмабаш урта мәктәбендә квадроцикллар белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында юлдан тыш мототранспорт чаралары темасына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов катнашында куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучылар куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре һәм мототранспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, саклану чараларын куллану, шулай ук эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары белән таныштылар.  Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде.  

 

Касыймов Габделхак – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International