2026 елның 13 апреленнән 17 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге крестьян-фермер хуҗалыкларындагы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырды:
• «Дамаев Нияз Наилевич» КФХ – 6 берәмлек техника тапшырды,
• «Айзятов Ренат Тальгатович» КФХ – 10 берәмлек техника тапшырды һәм 1 техник карау акты рәсмиләштерелде,
• «Артемьев В.Н.» КФХ – 9 берәмлек техника тапшырды,
• «Хәлилов Айрат Сәйфулла улы» КФХ – 8 берәмлек техника тапшырды,
• «Амосов Алексей Николаевич» КФХ 7 берәмлек техника тапшырды һәм 1 техник карау акты рәсмиләштерелде.
Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә квалификацияле механизаторлар кертелгән. Механизаторларга, вазыйфаи затларга техник тикшерүгә йомгак ясап, трактор тагылмалары һәм габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча таләпләр, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, техниканы эксплуатацияләү турында аңлаттылар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.