2026 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Татавтодор» АҖ Шәһәр яны филиалында юл участоклары механиклары катнашында тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын техник карау уздырылды.
Чара кысаларында 2025 елда Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтенә анализ ясалды, 2026 елда юл-транспорт хәрәкәте иминлегенә кертелгән үзгәрешләр, юл-транспорт һәлакәтләре, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Фикер алышу барышында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына карата таләпләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм аңлатмалар бирелде. Килгән барлык сораулар да каралды һәм тулы җаваплар алынды.
Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.