2026 елның 24 апрелендә, график буенча, «Татавтодор» АҖ Саба филиалында үзйөрешле техниканы һәм тагылмаларны техник карау үткәрелде.
Техник карауга 26 берәмлек техника китерелде. Номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. Бөтен техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.