Расланган график нигезендә Алексеевск муниципаль районының «Алексеевскдорстрой» ААҖ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.
Чара кысаларында предприятие хезмәткәрләре, шулай ук производство практикасын узучы студентлар һәм аларның ата-аналары өчен куркынычсызлык дәресе һәм мототранспорт чараларын (үзйөрешле машиналар, квадроцикллар һәм кар машиналары) кулланганда хокук бозуларны булдырмау буенча инструктаж үткәрелде.
Машина йөртүчеләр һәм җаваплы вазыйфаи затлар белән дәрес Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Ә.Г. Тукмаков катнашында узды. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре, юл хәрәкәте иминлеге һәм гомуми файдаланудагы юлларда техниканы эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук техник тикшерү уздыруга һәм тракторчы-машинист таныклыкларын алу тәртибенә карата таләпләр аңлатылды.
Тикшерүгә 263 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм авария хәлендәге тукталыш билгеләренең булуы, шулай ук таныклыкларда категорияләрнең туры килүе тикшерелде. Барлык техника төзек дип танылды, техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.