Алексеевск муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

2026 елның 20 апрелендә Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков һәм ЮХИДИ хезмәткәре Д.Н.Хәлиуллин үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмау буенча  уртак профилактик рейд уздырдылар.  Барлыгы 4 берәмлек техника тикшерелде. Чара барышында түбәндәгеләр тикшерелде: файдалануга рөхсәт (техник карау узу турында таныклык) һәм теркәү документлары булу; дәүләт теркәү билгеләрен куюның дөреслеге; машина йөртүчедә тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булу. Бер берәмлек үзйөрешле техникага карата хокук бозулар ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә административ беркетмә төзелде. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында техникадан имин файдалану мәсьәләләре каралды, куркынычсызлык техникасы һәм эшләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International