2 нче Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсызлык дәресе

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

2026 елның 20 апрелендә, квадроцикллар кебек транспорт чаралары белән идарә иткәндә балалар травматизмын булдырмау максатыннан, 2 нче  Урыссу урта мәктәбендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Дәрес барышында мототранспорт чаралары белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләре мәсьәләләре яктыртылды. Укучылар квадроцикллар белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе, аларны теркәү кагыйдәләре, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чаралары, шулай ук саклану чараларын куллану һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы белән таныштылар.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International