Агымдагы елның 20 апрелендә, эш графигы нигезендә, Зеленодольск шәһәрендәге «Вездеход» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге белән берлектә, уку курсларын тәмамлаганнан соң, тракторларга һәм башка «А1», «В», «С», «Д», «Е» категорияле үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Гариза биргән 26 студент арасыннан 21е имтиханнарга килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны беренче мәртәбәдән үк 16 студент тапшырды, алар, үткән укуларына карап, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Кабат имтиханнар беренчел имтиханнан соң җиде көн узгач билгеләнә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.