2026 елның 20 апрелендә, расланган график нигезендә, «ТАТАВТОДОР» АҖ Саба филиалының «Кукмара» ЮРТИ техник карау узды. Техник карау өчен 21 берәмлек техника тәкъдим ителде. Якын арада 20 берәмлек техника техник тикшерү узу турында таныклык алачак, ә 1 берәмлеккә техник тикшерү акты төзеләчәк, чөнки тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды.
Алмаз Вәлиев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Мамадыш политехник көллиятендә үзйөрешле техниканы техник карау
20 апрельдә Мамадыш политехник көллияте территориясендә 10 берәмлек үзйөрешле машинага техник карау үткәрелде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының һәм тагылманың иминиятләштерү тоташтырмалары төзеклегенә, шулай ук машина йөртүчеләрнең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуына һәм машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.