20 апрельдә Мамадыш политехник көллияте территориясендә 10 берәмлек үзйөрешле машинага техник карау үткәрелде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының һәм тагылманың иминиятләштерү тоташтырмалары төзеклегенә, шулай ук машина йөртүчеләрнең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуына һәм машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.