2026 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «ЖИЛ СЕРВИС» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау графигы нигезендә техник карау уздырды. Техник карау өчен 16 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Инструменталь контроль барышында түбәндәгеләр бәяләнде: тормоз системалары , руль идарәсе, тәгәрмәчләр һәм шиннар, яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар һәм пыяла юдыргычлар, кузов һәм конструкция элементлары. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.