Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә физик затларның техникасы техник яктан тикшерелә башлады

2026 елның 17 апреле, җомга

График буенча, Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналарын һәм тракторларын, тагылмаларын еллык техник тикшерү башланды.

2026 елның 15-16 апрелендә Акъяр һәм Шахмай авыл җирлекләрендә техник карау үткәрелде.

Техник карау башланыр алдыннан ел саен техник карауга әзерләнү һәм аны узу кирәклеге, республика буенча тракторлар, тагылмалар һәм үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде. Авария очраклары ешаю сәбәпле, бигрәк тә җәйге каникулларда, квадроциклларны, скутерларны һәм питбайкларны имин эксплуатацияләү, балаларның техникадан контрольсез файдалануына юл куймау турында искәрттеләр.

Техник тикшерү барышында техниканың торышы, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм аптечкалар булуы, техниканың теркәү мәгълүматларына туры килүе, шулай ук тиешле категориядә һәм рөхсәт ителгән тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International