Бөгелмә районы авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2026 елның 17 апреле, җомга

2026 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «Березовка» авыл җирлегендә техник карау уздырды. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкаларга һәм янгын сүндергечләргә, теркәү документларына игътибар бирелде. Техник карау өчен барлыгы 29 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International