Әтнә районында киңәшмә узды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә «Ленин исемендәге нәсел заводы» АХҖК базасында Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник хезмәткәрләре белән язгы кыр эшләре чорында техникадан имин файдалану мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Үзйөрешле машиналар катнашында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән соңгы вакыйгалар яктысында куркынычсызлык мәсьәләләренең актуальлеге алгы планга чыга һәм бу юнәлештә даими эш таләп итә.

Машиналарны эксплуатацияләгән өчен җаваплы затларга тракторларның һәм тагылмаларның торышын механизаторлар һәм хуҗалыклар белгечләре тарафыннан даими тикшереп тору, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча планнан тыш инструктажлар үткәрү, авыл хуҗалыгы агрегатларының тәүлекнең караңгы вакытында гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт итүенә юл куймау һәм техниканы эксплуатацияләү өлкәсендәге башка мәсьәләләр күрсәтелде.

 

Р.К.Сабиров – Әтнә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International