«Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Зеленодольск филиалы базасында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Чираттагы техник карау «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Зеленодольск филиалы базасында узды. Теркәлгән 23 техника арасыннан 14 трактор һәм 5 автотөягеч техник карау өчен тәкъдим ителде. Ачыкланган бозулар буенча 2 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Нәтиҗәдә 21 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Хәзерге вакытта график нигезендә техник карау Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының башка АСК хуҗалыкларында һәм сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International