Техника – сезонлы эшләрдә алыштыргысыз элемент

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Техниканы язгы һәм җәйге сезонлы эшләргә агросәнәгать комплексында да, шулай ук төзелеш-юл тармагында да әзерлиләр. Эшләрнең оперативлыгы, шулай ук куркынычсызлыгы әзерлекнең сыйфатына бәйле. Техник карау – үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышын юл хәрәкәтендә һәм башка эшләрдә катнашуга юл кую өчен куркынычсызлыкның мәҗбүри таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү ул. Минзәлә муниципаль районында язгы кыр эшләрендә катнашучы АСК техникасына техник карау төгәлләнде. Юл-төзелеш техникасы карала. Үзйөрешле машиналары булган физик затлар өчен дә техник тикшерү уздыру мәҗбүри һәм һәр авыл җирлегенә чыгу графигы нигезендә үткәрелә. Агымдагы елның 15 апреленә Минзәлә муниципаль районында 250 берәмлек техникага техник карау үткәрелде.

 

Р.М.Гыйльманов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International