Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Сарлы авылында техник карау уздырылды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 15 апрелендә Азнакай муниципаль районының Сарлы авыл җирлегендә шәхси хуҗаларның үзйөрешле машиналары һәм тагылмалары техник яктан каралды. Техник тикшерүгә 15 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Техник тикшерү дәвам итә.

 

Шамил Гаскәров – Татарстан Республикасының Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International