Агымдагы елның 13 апрелендә Теләче муниципаль районының «Август Тюлячи» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды.
Техник карауга 36 берәмлек техника китерелде. Шулай ук, 2026 елның 13 апрелендә, еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карау өчен 44 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланган булуы, ә тагылмаларда саклагыч җайланмаларның булуы һәм тормоз системасының эшли алуы тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Шулай ук механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын һәм янгын куркынычсызлыгын саклау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Касыймов Габделхак – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.