Мөслим һәм Алексеевск районнарында техник карау

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Расланган график нигезендә, 2026 елның 13 апрелендә Мөлекм муниципаль районының Афзалов М.Р. крестьян-фермер хуҗалыгында ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды, анда 8 берәмлек техника тәкъдим ителде. Шулай ук Алексеевск муниципаль районының «Ляйсан» җитештерү комплексында үзйөрешле техникага еллык техник карау узды, анда 8 берәмлек техника тәкъдим ителде.

Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International