Агымдагы елның 11 апрелендә «Татавтодор» АҖ Саба филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш инженер-инспекторы һәм Саба районы ЮХИДИ инспекторлары катнашында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм автомашиналарны, тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән ел саен дәрес булып узды.
Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды, юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын әзерләү мәсьәләләре каралды һәм алда торган техник тикшерүгә таләпләр аңлатылды.
Тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыру, укыту буенча сораулар һәм тракторчы–машинист таныклыгына квалификация булу-булмавы турында чикләү яисә рөхсәт язуы кертү өчен нигезләү турында аңлатма бирелде.
Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.