2026 елның 10 һәм 11 апрелендә, график нигезендә, «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖендә һәм «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖендә еллык техник карау уздырылды. «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖендә техник карау өчен 41 берәмлек техника, «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖендә 66 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерүгә куела торган таләпләргә туры килә торган һәм техник тикшерүне узу турында таныклыклар биреләчәк барлык теркәлгән техника тәкъдим ителде.
Механизаторлар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. 2025 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Касыймов Габделхак – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.