Лениногорскида аграр предприятиеләрнең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча киңәшмә

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

2026 елның 8 апрелендә «Союз-Агро» ҖЧҖ «Зеленогорск» бүлекчәсе базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гыйрфанов, «Россельхозцентр» ФДБУ директоры урынбасары Рәфис Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек территориаль бүлеге, Россельхозцентр бүлеге башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2026 елгы кыр эшләре турында киңәшмә уздырылды.

Анда тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре каралды. Катнашучыларның игътибары язгы кыр эшләрен хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп оештыру һәм уздыруга, электрүткәргеч линияләре һәм газүткәргечләрнең саклык зоналарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтелде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук орлык материалын әзерләүнең төп таләпләре белән таныштылар, хуҗалыклар орлыкларына фитопатологик анализ ясадылар.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Илнур Галимов үз чыгышында үзйөрешле машиналарга ел саен техник карау процедурасына тукталды, техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен бу чараның кирәклегенә һәм мөһимлегенә басым ясады. Тагылмалы трактор мисалында аның техник торышына бәя бирелде һәм үзйөрешле машинаның техник карау өчен ничек әзерләнергә һәм комплектланырга тиешлеге күрсәтелде. Шулай ук тракторчы-машинистның техниканы эксплуатацияләгәндә нинди документлар белән комплектланырга тиешлеге турында мәгълүмат бирелде.

Чыгышын тәмамлап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы катнашучыларга агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында техник карауларның барышы турында мәгълүмат бирде, хуҗалыкларда алдагы техник карауларны билгеләде.

 

Галимов Илнур – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International