Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы гражданнарны һәм юридик затларны шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, шулай ук «Гостехнадзор Экзамен» программасы белән эшләү мәсьәләләре каралды. Барлыгы 7 гражданин төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.