Районда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү эшләре төгәлләнеп килә. Әлеге предприятиеләрдә дәүләт техник күзәтчелек органнарында язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән 738 берәмлек техника теркәлгән. Барлык хуҗалыклар ел саен үткәрелә торган техник тикшерүгә әзерләнүгә гадәттәгечә намус белән караганнар. Тикшерүгә 604 берәмлек тәкъдим ителде. 586 берәмлек тракторга һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү узу турында таныклык биреп, техник карау узды. Барлык участокларда да күченгәндә һәм кыр эшләрендә имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Гомумән алганда, район буенча кырларда файдалануга рөхсәт ала торган техника эшләячәк.
Илдус Хәкимов – ТР Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.