Агымдагы елның 10 апрелендә, еллык техник карау графигы нигезендә, Биектау районының «Полигран» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 5 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.