Татарстанның Кайбыч муниципаль районында техник карау

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Техник карау хуҗалыкның инженер-техник хезмәткәрләре ягыннан техниканы әзерләүгә таләпчәнлек дәрәҗәсен һәм механизаторларның машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә җаваплылыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

2026 елның 2 апреленнән 9 апреленә кадәр «Август-Кайбицы» ҖЧҖ, «Туган Як Агро» ҖЧҖ, Җәләлиев КФХ, «Кайбицыагрохимсервис» ААҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, медицина аптечкалары, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм башкалар тикшерелде.

Техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. 

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International