«Хәмитов» КФХ һәм «Восток зернопродукт» АҖ техник карау уздырылды

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Хәмитов» КФХ хуҗалыгында 12 берәмлек техникага һәм «Восток зернопродукт» АҖ 16 берәмлек техникага карата еллык техник карау уздырылды.

Тикшерү барышында техниканы теркәү документлары, тиешле категориядәге идарә итү хокукына таныклыклар булуы, шулай ук аптечкалар, янгын сүндергечләр булу-булмавы тикшерелде. Узган елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International