Саба аграр көллиятендә имтиханнар кабул ителде

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 9 апрелендә «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә A,A1,В,С,D категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтихан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы Нәзиров Х.Х. һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы Вәлиев А.Х. составындагы комиссия тарафыннан кабул ителде. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программасында компьютерда үткәрелде. Теоретик өлешне тапшыручылар имтиханның практик өлешенә кертелә, ул аграр көллият автодромында уза.

Имтиханга гариза биргән 30 кандидатның 28е килде. Аларга тагын 13 кеше – имтиханны кабат тапшыручылар кушылды. Гомуми исәптән 36 кеше уңышлы тапшырып, тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Калган 5 кеше якын арада кабат тапшырачак.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International