2026 елның 8 апрелендә Чирмешән муниципаль районында «Тепсуркаев» КФХ хуҗалыгында ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.
Еллык тикшерүгә 14 трактор тәкъдим ителгән иде. Тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, яктылык приборларының, шиннарның, беренче ярдәм күрсәтү аптечкаларының торышы, В,С,Д,Е категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булуы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аларга карата техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң техниканы имин файдалану буенча әңгәмә булды, шулай ук республика буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.