Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында техник караулар дәвам итә

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 8 апрелендә Арча районының «Ашытбаш» АСК» ҖЧҖ һәм «Северный» АХП» ҖЧҖ хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды.

«Ашытбаш» АСК» ҖЧҖ – 32, ә «Северный» АХП» ҖЧҖ 39 берәмлек техника карап чыгылды. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләпләре, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында аңлатылды.

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International