Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Саба» ҖЧҖ Тимершык бүлекчәсендә техник карау уздырылды

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 8 апрелендә «Саба» ҖЧҖ Тимершык бүлекчәсендә агросәнәгать комплексына еллык техник тикшерү уздырылды.

Тикшерүгә 39 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы тикшерелде. Тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләрнең булуы тикшерелде.

Чараның соңгы өлешендә катнашучылар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.

                    

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International