«АЛАБУГА ПОЛИТЕХНИК КӨЛЛИЯТЕ» ДАҺББ учреждениесендә имтихан булды

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

2026 елның 8 апрелендә «АЛАБУГА ПОЛИТЕХНИК КӨЛЛИЯТЕ» ДАҺБУ учреждениесендә «В,С» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханга 18 курсант кертелде. Алар арасында теоретик өлешне – «В, С» категориясендә автотранспорт чаралары йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 6 кеше, практик өлешен 6 укучы уңышлы тапшырды.

Практик өлеш алдыннан курсантлар белән куркынычсызлык техникасы, гомуми файдаланудагы юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук юлдан тыш техника катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы китерелде.

Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International