Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесе О.Н.Леденцов җитәкчелегендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Р.И.Шакиров, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков катнашында узды.
Очрашуның төп темасы – язгы кыр эшләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләгәндә иминлекне тәэмин итү.
Утырыш барышында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Ә.Г.Тукмаков 2026 елның 3 аенда күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үзйөрешле техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү турында доклад белән чыгыш ясады. Доклад барышында профилактика эшенә аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү үткәргәндә машина йөртүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавы, машиналарның янгын сүндергечләр һәм аптечкалар белән комплектланганлыгы тикшерелә. Ә.Г.Тукмаков искә төшергәнчә, 2026 елның маеннан районның авыл җирлекләрендә физик затларның техникасына күчмә техник тикшерү башланачак. Техник карау уздыру графигы турындагы барлык мәгълүмат районның рәсми сайтында даими басылып тора.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.