Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге Югары Стәрле авылында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздырды. Техник тикшерүгә 15 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткәргәндә техниканың техник торышына, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары һәм теркәү документлары булуга, аптечкаларга һәм янгын сүндергечләргә аерым игътибар бирелде.
Милекчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә РФ Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.