2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
Кабул итү вакыты: 9.00 дән 12.00 гә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (84377) 2-19-09, (8843) 221-77-85.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Карл Маркс ур., 2нче йорт.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.