2026 елның 6 апрелендә Арча районының «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ еллык техник карау графигы нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 42 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк. Техник күзәтүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга куркынычсызлык техникасын үтәү, язгы кыр эшләрен башкарганда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр аңлатылды. 2025 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.