Еллык техник карауны уздыру графигы нигезендә, бу елның 6 апрелендә Теләче муниципаль районының «Әхмәтова Г.Ф.» КФХ хуҗалыгы үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларына еллык техник карау уздырылды.
Техник карауга 20 берәмлек техника китерелде. Чара барышында тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр, яктылык приборлары, шулай ук тагылмаларда саклау җайланмалары булуы һәм тормоз системасының эшкә сәләтлелеге тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы габаритсыз авыл хуҗалыгы агрегатлары булган үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләпләре, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре турында аңлатылды.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.