2026 елның 2 апрелендә «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес узды. Дәрес барышында таныклыкларны теркәү, бирү, алмаштыру, шулай ук квалификация мәсьәләсе күтәрелде. Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук булачак техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре дә каралды.
Дәрестә катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде. Дәреснең максаты – юлларда бәхетсезлек очракларына юл куймау.
Әлеге дәрестә филиалның баш инженеры Хәйбуллин И.И., баш механик Карасев А.В., һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас МР бүлеге башлыгы Солтанбәков И.Ф., Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашты.
Шулай ук бу көнне «Апас-Мол» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелде. Техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән – янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Механизаторлар махсус кием-салым белән тәэмин ителгән.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.
Елның 3 апрелендә «Апас-Мол» ҖЧҖ базасында техник карау дәвам итте, анда 25 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 2 берәмлек техниканың теркәү турында таныклыгы булмавы ачыкланды. Тиешле чаралар күрелде.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.