Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы АСК өлкәсендә техник караулар

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

2026 елга техник тикшерүләр уздыруның план-графигына ярашлы рәвештә, 2026 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр «Макс-Ойл» ҖЧҖ, «Муллагалиев А.Р.» КФХ, «Агроторгсервис» ҖЧҖ 46 берәмлек техниканы әзерлек сызыгына тәкъдим иттеләр. Хезмәтләрнең бу төре РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы техник карау турында» 2020 елның 7 октябрендәге 1538 номерлы карарына нигезләнеп башкарылды.

Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелде, медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелде.  

Техник карау нәтиҗәләре буенча, ачыкланган хокук бозулар буенча техник карауның 4 акты төзелде.  Техник тикшерү узганнарга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International